2020 елның 28 гыйнварында Яңа Борындык авыл җирлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының алтынчы чакырылыш депутаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Яһудин Шакир Шахмед улы, шулай ук дәүләт милке белән идарә итү буенча Федераль агентлыкның Татарстан Республикасында һәм Ульяновск өлкәсендә төбәкара территориаль идарәсе җитәкчесе Хәйретдинов Альберт Марат улы катнашында 2019 ел нәтиҗәләре буенча гражданнар җыены узды.
Җыенда түбәндәге мәсьәләләр каралды::
1.Яңа Борындык авыл җирлеге башлыгы отчеты.
2.Полиция участок уполномоченные һәм МЧС хезмәткәре чыгышы.
3.Яһудин Ш. Ш.Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2019 елдагы эше белән таныштырды.
Егорова Н. В. Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде, шулай ук Яңа Борындык авыл җирлеге башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр: Николаев А.В. һәм Измагилова э. ш., социаль-икътисади үсештә актив катнашканнары өчен, Борындык авыл җирлеге башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.